«Мартның иң гүзәл көне»: гаилә бәйрәме (6+)

5 март көнне 15 нче санлы китапханә кече мәктәп яшендәге балалар һәм аларның ата-аналары өчен Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Мартның иң гүзәл көне» дигән гаилә бәйрәме уздырды. 

Бәйрәм башында кунаклар аның барлыкка килү тарихы турында мәгълүмат алды: ни өчен аны 8 март көнне билгеләп үтәләр, аны кем гамәлгә куйган, дөньяның төрле илләрендә ничек бәйрәм итәләр һ.б. Аналар һәм балалар командаларга бүленде һәм, үзләренең җитезлекләрен, тапкырлыкларын һәм белемнәрен эшкә җигеп, зур азарт белән «Бел әле», «Матур мактау сүзләре әйт», «Әниемә гөлләмә», «Күңелле балалар» бәйгеләрендә катнашты. Бәйрәмдә ярату, күңел ачу, иҗат һәм бер-береңне аңлау рухы хакимлек итте. 

Җанатар малайлар рус, татар һәм таҗик телләрендә тәбрикләү шигырьләре әзерләгән иде. Алар үз чыгышлары белән әниләргә һәм кызларга бик күп җылы сүзләр, наз һәм хөрмәт хисләрен җиткерде. Балаларның үз куллары белән ясаган котлау открыткалары һәм «Әни – иң беренче сүз» җыры әниләре өчен көтелмәгән бүләк булды. 

Укучылар һәм ата-аналар өчен «Әниләргә назлы сүзләр әйтегез» дигән китап күргәзмәсе оештырылган иде. 

Әлеге бәйрәм әниләргә үз балалары белән бергә булырга һәм аларның яратуларын, игътибарларын тоярга мөмкинлек бирде. 

Поделиться: